“Цифрлы һөнәрләр” проекты турында
07.10.2022
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы тарафыннан «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында өстәмә белем бирү дәүләт программасын гамәлгә ашыру эше алып барыла. «Цифрлы һөнәрләр» проекты цифрлы экономика өлкәсендә алып барыла.
Программаны оештыручы - «Университет Национальной технологической инициативы 2035» цифрлы икътисад өчен кадрлар буенча компетенцияләр үзәге һәм Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үтәлә.
“Цифрлы һөнәрләр” проекты ул – 16 яшьтән зуррак, урта һөнәри яки югары белем турында дипломы булган Россия Федерациясе гражданины ташламалы категориягә бәйле рәвештә дәүләттән финанс ярдәме белән мәгълүмат технологияләре өлкәсендә 50 проценттан 100 процентка кадәр ташлама белән өстәмә һөнәри белем ала алалар.
Әйтик, бюджет оешмасында эш стажы кимендә 6 ай булган бюджет хезмәткәрләре өстәмә белем алу курсының суммасыннан 50 процентын түләп, белем алу мөмкинлегенә ия.
Үзара эшчәнлек өчен “Цифрлы һөнәрләр” проектының җитәкчесе – А.А. Степанов.