Мәҗбүри килүчеләр өчен мәгълүмат
20.10.2022
«Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасының төп битендә Украина, ДНР һәм ЛНР территорияләрен калдырырга мәҗбүр булган затларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү өчен өстәмә мәгълүмат материаллары урнаштырылган. Мәгълүмат белән «Мәҗбүри килгән затлар өчен мәгълүмат» бүлегендә танышырга мөмкин. Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 27 августындагы 585 номерлы Указы нигезендә эвакуацияләнгән гражданнар хезмәт эшчәнлеген Россия Федерациясендә эшкә яки патент рөхсәтеннән башка һәм Россиягә визитның билгеләнгән максатына карата таләпләрне исәпкә алмыйча башкара алалар.