2022 нче елга йомгак ясыйбыз
20.01.2023
2022 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге алдында түбәндәге бурычлар тора иде: эш бирүчеләргә һәм гражданнарга халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру; эш бирүчеләрнең кирәкле квалификация хезмәткәрләренә ихтыяҗын тәэмин итү; эшсезлек дәрәҗәсен киметү.
2022 елда социаль-икътисади факторлар тулаем хезмәт базарын формалаштыруга уңай йогынты ясады.
Сарман районында 2022 ел башыннан эшсезлек дәрәҗәсе 0,1 процентка кимеде һәм ел ахырына икътисади актив халык саныннан 0,32 процент тәшкил итте.
2022 елда Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 948 кеше мөрәҗәгать итте, аларның 482е исәпкә куелды, шуларның 320е – эшсез гражданнар, 162ы – җәйге каникул вакытында эшләргә теләк белдергән укучылар. 2022 елда эшкә яраклы дип теркэлгэн 58 гражданнын 74,1%- хатын кыз,яшьлэр-22,3%, 32,7%- авыл җирлегендә яшәүчеләр,15,5%-озак вакыт эшлэмэучелэр.
Теркәлгән эшсезләрнең 10,9 % ы эштә озак тоткарлана, бу эш белән тәэмин итү хезмәтенә мөрәҗәгать иткәнче хезмәт мөнәсәбәтләрендә озак вакытлар булмаган гражданнар.
Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү программасының бу елга билгеләнгән барлык чаралары да үтәлгән.
Гражданнарны эшкә урнаштыру, аларның һөнәри адаптациясе мөмкинлекләрен киңәйтү, шулай ук вакытлыча эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эшсез гражданнар өчен җәмәгать һәм вакытлыча эш урыннары булдыру максатыннан 30 кеше катнашкан, җәмәгать эшләренә 24 кеше, 6 эшсез кеше вакытлыча эшкә җибәрелгән.
Уку йортларын тәмамлаучылар арасында эшсезлекне киметү өчен гомуми белем бирү учреждениеләрен, югары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар арасыннан эшсез гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру оештырылган. 2022 елда әлеге программалар буенча 1кеше эшкә урнаштырылган.
Белгечләр тарафыннан эшсез гражданнарга, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча эш алып барылды. Узган ел 514 кешегә һөнәри юнәлеш бирү хезмәте күрсәтелде, шуларның 162се-мәктәп укучылары.
Эшсез гражданнарда актив эш эзләү, психологик проблемаларның актуальлеген киметү максатыннан психологик ярдәм һәм социаль адаптация буенча хезмәт күрсәтелә. 28 кеше социаль адаптация узды, 33 гражданга психологик ярдәм күрсәтелде.
Мәшгульлек белән бәйле вәзгыятьне тотрыкландыру һәм хезмәт базарында баланслылыкка ирешү максатларында, 2022 елда өстенлекле юнәлешләр буларак эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү каралган. Эшсез гражданнарга түбәндәге белгечлекләр буенча укулар үткәрелде: кондитер, массаж белгече, маникюр белгече, оешмда 1С программасы. Барлыгы 24 эшсез граждан һөнәри белем алды.
Эшсезлекне киметүдә мәшгульлек хезмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар зур роль уйнады. Бу «эшмәкәрлекне үстерүгә һәм халыкның үзмәшгульлеген үстерүгә ярдәм итү»дигән инде бер ел уңышлы тормышка ашырыла торган программа. 2022 елда 5 эшсез граждан үз эшен башлап җибәргән. Эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыруга түбәндәге юнәлешләр буенча 145 100 сум күләмендә субсидия бирелде:
- камыр, кондитер ризыклары ясау;
- икмәк һәм он, кондитер әйберләре җитештерү;
- бэйрэмнэр уткэрудэ ярдэм иту хэм букетлар ясау студясе;
- сабын ,чистарту, юу поршоклары, гельлары житештеру;
- косметология өлкәсендә эшчәнлек.
Безнең эшчәнлекнең бер юнәлеше булып балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш урыннарына урнаштыру тора.
2022 елда шәһәрнең мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча вакытлы эшләргә 161 яшүсмер керешкән. Яшүсмерләр мәшгуль булган эшчәнлек төрләре исемлеге киң – төзекләндерүдән алып яшелләндерүдән алып тар махсуслаштырылган юнәлешләргә кадәр.
Ел дәвамында 3 ярминкә уздырылды. Элеге чарада 28 кеше катнашты.
Инвалидларны эш урыннарына һәм инвалидлар өчен квоталы урыннарга эшкә урнаштыру.
Инвалидларны эшкә урнаштыру зур проблемага әверелмәсен өчен, дәүләт дәрәҗәсендә хезмәт базарында әлеге категория гражданнарның конкуренциягә сәләтен арттыручы чаралар эшләнә. Аларга түбәндәгеләр керә: мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыруга квоталар билгеләү һәм инвалидларны эшкә урнаштыру өчен махсус эш урыннары булдыру.
Сарман районы территориясендә 2022 ел башына квота исәбенә 2 оешма тарафыннан инвалидлар өчен 2 эш урыны бүлеп бирелгән.
1 инвалид квота алган эш урыннарына (Сарман китапханэсенэ) эшкә урнаштырылган.
Сарман мэдэният йорты тарафыннан 1 квота утэлмэде.
Узэк аша 10 инвалид категорияле кеше эшкэ урнаштырылган.
2022 елда «Демография» милли проектының «Эш табуга ярдэм иту» Федераль проекты кысаларында торле категорияле гражданнын һөнәри белем бирүне оештырылды. Һөнәри әзерлек буенча укулар «Макркетплейс эшчәнлегендэге Менеджер», «персонал белән идарә итү» һәм «кадрлар белгече, «хезмэтне саклау», «Вайлдберриз менеджеры» кебек юнәлешләр буенча уздырылды.
Хезмәт базарындагы вәзгыятьне тотрыклыландыру һәм гражданнарга, эш бирүчеләргә өстәмә ярдәм итү максатларында мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында" 2021 елның 13 мартындагы 362 номерлы Карарын гамәлгә ашыру эше оештырылган. Районның 10 эш бирүчесе карар таләпләренә җавап бирүче 11 гражданны эшкә урнаштырган һәм дәүләт ярдәмен алу мөмкинлегеннән файдалана алган. Бу программа 2023 елда да дәвам итә.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә район предприятиеләре һәм оешмаларының күмәк килешүләренә экспертиза һәм Белдерү кәгазе бирү бурычы йөкләнде. 2019 елдакүмәк шартнамәләр 3,күмәк шартнамәләргә карата 36 өстәмә килешүе узды. Сарман муниципаль районы буенча барлыгы 53 күмәк килешү гамәлдә.